“Пар канат”лар талмасын
"Мәхәббәт пар канатлы булса гына бәхет китерә", дип язган бер акыл иясе. Гашыйклар көне уңаеннан "Нур" яшьләр үзәгендә үткән "Пар канат" бәйгесе тормыш күгендә парлашып очарга әзерләнгән канатларның ныклыгын, "тормыш давылларына" чыдамлыгын сынады. "Пар канат" конкурсының зона турын шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе, "Нур" яшьләр үзәге, "Мизгел" милли-мәдәни...
"Мәхәббәт пар канатлы булса гына бәхет китерә", дип язган бер акыл иясе. Гашыйклар көне уңаеннан "Нур" яшьләр үзәгендә үткән "Пар канат" бәйгесе тормыш күгендә парлашып очарга әзерләнгән канатларның ныклыгын, "тормыш давылларына" чыдамлыгын сынады.
"Пар канат" конкурсының зона турын шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе, "Нур" яшьләр үзәге, "Мизгел" милли-мәдәни клубы Тукай районы ЗАГСы белән берлектә оештырды. Төрле уку йортларында укучы һәм эшче яшьләр арасында Чаллыда беренче тапкыр уздырылучы бәйгедә 18 яшьтән 28 яшькәчә 7 яшь пар үзләренең ныклы гаилә корырга әзерлекләрен күрсәттеләр.
Гашыйк парлар ничек танышуларын тасвирладылар, жюри әгъзалары биргән четерекле сорауларга җаваплар табып, гаилә психологиясен ни дәрәҗәдә белүләрен, бергә тормыш корырга әзерлекләрен күрсәттеләр. Гаиләдә уен-көлкесез, җыр-моңсыз булмый. Яшьләр җыр-биюгә, сүзгә осталыкларын, милли гореф-гадәтләрне белүләрен ачып бирделәр - уртак тормышларының ни дәрәҗәдә күңелле буласын күзалларга булыштылар, хәтта спектакльләрдән мәхәббәт күренешләрен уйнап күрсәттеләр.
Үз куллары белән ясаган әйберләрне, пешергән милли ризыкларны тәкъдим итүләреннән яшьләрнең эшкә осталыклары да күренде.
Егет һәм кызларның булдыклылыкларын мәртәбәле жюри берничә номинациядә бәяләде. Автомеханика техникумыннан килгән парлардан Нуриев Илназ һәм Нурмиева Гөлназ - "Иң сөйкемле пар", Мәҗитов Илназ һәм Уразаева Эльвира - "Иң иҗади пар", Хөрмәев Рузил (политехник көллият) һәм Солтанова Рәилә (педагогия көллияте) "Иң шаян пар" дип бәяләнделәр. Төзелеш көллиятеннән Сәетгалиев Илнур һәм Әхмәева Динара "Иң итагатьле пар" булса, Харисов Шамил белән Гыйзетдинова Эльза "Иң тырыш пар"лар исемен алды. "Чаллы-Бройлер"дан Гарәфетдинов Илмир һәм икътисад, идарә һәм хокук институтыннан Әһлиева Ләйсән "Иң хыялый пар" буларак танылдылар.
"Чаллы-Бройлер"да эшләүче Эльвира Гомәрова белән Артем Сәфәргалин конкурсның җиңүчеләре булдылар. Мәхәббәт тарихларына күз салсак, трамвайда танышканнар алар. Артем кызны күрүгә үк гашыйк булган. Шуннан бирле бер ел дус булып йөриләр икән. "Бәйгедә катнашырга безгә профкомнан тәкъдим иттеләр. Моңарчы да төрле чараларда катнашканыбыз булды, беренчелекне беркемгә дә бирми идек", - ди Элвира.
Беренче белен төерле була, дисәләр дә, конкурс гаять уңышлы булды. "Гаилә тормышын башлаганда егет-кызлар бик үк әзерлекле булмыйлар. Ә мондый бәйгеләрдә катнашу парларның үзара мөнәсәбәтләрен сынап кына калмый, ныгыта, аларны үзара якынайта да, - ди бәйгенең проект авторы һәм оештыручысы, "Мизгел" милли-мәдәни клубы җитәкчесе Замирә Ларичева бәйгенең әһәмиятен ассызыклап.
"Пар канат" жюри әгъзаларына да, тамашачыларга да бик ошады. Бәйге дәвамлы булсын иде, дигән теләк белдерделәр. Конкурста катнашкан парларың барысына да дипломнар һәм гаилә тормышында кирәк булырлык бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев