Пассажир һәлак булды
Яңалыклар тасмасы

Пассажир һәлак булды

Машина йөртүченең хәле ничек?

Чаллы янында, Менделеевск районында бүген коточкыч авария булды. «М7» трассасының 13нче километрында Renault Symbol белән Mazda5 машинасы бәрелеште. 
ГАИның якынча мәгълүматлары буенча, Renault машинасы шоферы каршы як полосага чыгып икенче чит ил машинасы белән бәрелешә. 
Нәтиҗәдә Renault машинасының 70 яшьлек пассажиры шунда ук һәлак була. Аның йөртүчесен – 74 яшьлек ир-атны авыр хәлдә хастаханәгә озаталар.
Фаҗига урынына Менделеевск районы прокуроры Алсу Сәләхетдинова килде. Һәлакәт сәбәпләрен тикшерү башланды. 
Татарстанда «Каршы як полоса» акциясе бара.
Республикада «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


прокуратура рт юл-транспорт һәлакәте кеше үлеме ГАИ РТ илкүләм проектлар

Нет комментариев