Пассажир һәлак булды
Яңалыклар тасмасы

Пассажир һәлак булды

Аңа 44 яшь иде.

Кичә Түбән Кама районында Казан – Оренбург автомобиль юлында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булды.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүенчә, Volkswagen Polo автомобилен  йөртүче куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм юл читендә торган прицеплы DAF йөк машинасына бәрелгән.

Нәтиҗәдә җиңел автомобильнең 44 яшьлек пассажиры фаҗига урынында һәлак булган. 

Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерү башланды.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспорт һәлакәте үлем-китем

Нет комментариев