Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пациентны “скорый”дан төшереп калдырганнар

Ир-ат 4 ай туберкулёздан дәваланган һәм үпкәсенә операция ясатуны көткән.

Новосибирск шәһәрендә ашыгыч ярдәм хезмәте  коронавирус һәм  ачык формадагы туберкулёз белән авыручы ирне дәваханәләрдә  урын юк дигән сылтама белән  урам уртасында  төшереп калдырган.

Вакыйга болай булган: русияле ир 4 ай туберкулёздан дәваланган һәм үпкәсенә операция ясатуны көткән. Аны туберкулёз фәнни-тикшеренү институтына күчергәннәр. Анда ул коронавирус йоктырган. Нәтиҗәдә аны башка клиникага күчерергә хәл иткәннәр. Анда барышлый буш койкалар юклыгы ачыкланган, шуңа күрә иргә өенә кайтырга тәкъдим иткәннәр һәм юлга акча биреп төшереп калдырганнар.

Новосибирск өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы бу очракны тикшергән һәм бу инцидент пациентны бер дәваханәдән икенчесенә күчергәндә алдан сөйләшеп килешелмәгәнлектән килеп чыккан дип аңлаткан.

Бу хәлдән соң туберкулез  фәнни-тикшеренү институты хакимияте ир белән элемтәгә чыккан һәм аңа госпитализация тәкъдим иткән. Тик... билгеләнгән көнне ир дәваханәгә килмәгән.

Чәчләр үрә торырлык инде...  Алдан килешенмәгәнлектән кеше гомерләре дә өзелә бит. Алай дисәң, бәлки, арытаба шундый хәлләрне булдырмас өчен бу вакыйга яхшы дәрес булыр?

Автор : Әлфия Шакирҗанова (https://omet-rb.rbsmi.ru/)

Фото: m.newsru.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару