Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсионерлар кайбер төр салымнар өчен акча түләмәячәк

Гамәлдәге законнарга төзәтмәләр кертелде.

Россиядә пенсионерлар һәм пенсиягә чыгар яше җитүчеләр берничә салым ташламасы алачак дип фаразлана. 

Аларның берсе милек салымына кагыла. Бер фатир, дача участогы, хуҗалык төзелеше (50 квадрат метрга кадәр), иҗат остаханәсе, студия өчен бу салым каралмаган.

«Ягъни пенсионер яки пенсиягә китәр вакыты җиткән кешенең бер фатиры, бер дачасы һәм бер гаражы булса – түләргә туры килмәячәк», — ди Югары икътисад мәктәбе илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов.

Әгәр бу кеше милкендә ике фатир булса, бер фатир өчен салым түләргә тиеш – кайсысы өчен икәнен салым түләүче үзе хәл итә. Югыйсә, бу эшне аның өчен салым җыючылар эшләячәк.

Транспорт салымын түләүгә ташлама бердәм системага салынмаган. Аны төбәк хәл итә. Гадәттә, төбәкләрдә пенсионерларга ташлама бирелә, ләкин күбесенчә алар бу салымнан тулысынча азат ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация