Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсия фонды хәбәр итә (сорау - җавап)

Сорауларга шәһәребезнең Пенсия Фонды җитәкчесе Эдуард Фәттахов җавап бирә.

Сорау: Пенсия вакыты җитте, ә стаж һәм пенсия коэффициенты буенча минимум җитеп бетми. Миңа нишләргә?
Җавап: Бу очракта кешегә социаль пенсия билгеләнә. Пенсия коэффициенты яисә иминият стажы әз генә җитмәгән очракта эшкә урнашырга була. Җитмәгән стажны яки индивидуаль пенсия коэффициентларны шуның белән тупларга мөмкин. Стаж җитмәү проблемасын башка юл белән дә хәл итеп була. Бу очракта ирекле иминият взносларын мөстәкыйль рәвештә үзеңнең яки башка кешенең булачак пенсия хисабы өчен күчерергә була.  Моның өчен мәҗбүри пенсия иминияте буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле керү турында гариза белән Россия Пенсия Фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу очракта пенсия коэфффициенты һәм стажы һәр ел өчен түләнгән иминият взнослары суммасыннан чыгып исәпләнә. Шул ук вакытта һәр ел өчен стаж ирекле хокук мөнәсәбәтләренә кергән периодтан яисә бер календарь елдан артык дәвам итә алмый.

 

Сорау: Үзмәшгуль гражданнарга пенсия ничек исәпләнә?
Җавап: Ул үзмәшгуль гражданның пенсия фондына иминият взносларын түләвенә карап исәпләнә. Гомуми кагыйдә буенча, үзмәшгуль гражданнар Пенсия фондына иминият взнослары түләүдән азат ителә һәм, димәк, аларга пенсия коэффициенты һәм иминият стажы түләнми. Тик үзмәшгуль граждан ирекле пенсия иминияте буенча хокук мөнәсәбәтләренә кереп иминият взносларын мөстәкыйль рәвештә түлиләр икән, бу периодлар стажга кертеләчәк. Түләнгән взнослар суммасына карап алар өчен шәхси пенсия коэффициенты билгеләнәчәк.

 

Сорау: Пенсия фонды сайтының шәхси кабинетында ана капиталының калган суммасы турында белешергә буламы?

Җавап: Ана (гаилә) капиталы күләме (калдыгы) турында мәгълүматны Фонд сайтында (pfr.gov.ru)  алырга мөмкин. Моның өчен кешегә шәхси кабинетына кереп, ана капиталына дәүләт сертификаты бирү турында федераль регистрыннан белешмәгә заказ бирергә кирәк. 

Сорау: Ана (гаилә) капиталына гариза бирү өчен әни кешегә Пенсия фондына шәхсән килергә кирәкме? Бәлки аны ирем дә яза аладыр?  
Җавап: Гаризаны Сезнең законлы вәкилегез – ирегез дә бирә ала. Моның өчен ышаныч кәгазен рәсмиләштерергә кирәк. Ул нотариус тарафыннан расланган булырга тиеш. Шулай ук гаризаны Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында гражданинның шәхси кабинеты аша да бирергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия