Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсия күләме кимемәсме?

Пенсиягә чыгу, пенсия тупланмасы түләү тәртибе һәм башкалар турында белгечләр авызыннан аңлатма.

1. Башка төбәктән күчеп кайтырга җыенам. Пенсиям кимемәсме икән?
– Һәр пенсионерның пенсиясе хезмәт стажыннан, хезмәт хакыннан һәм иминият кертемнәреннән чыгып, аерым билгеләнә. Россиянең бер төбәгеннән икенче төбәгенә күчеп киткәндә, иминият пенсиясе үзгәрешсез кала. Сез яшәгән җирлектә өстәмә түләү коэффициенты билгеләнеп, Татарстанда аның кулланылмавы ихтимал. Шул сәбәпле, пенсия күләме кимергә мөмкин.
2. Пенсиягә чыгу яше озынайтылгач, пенсия тупланмасы түләү тәртибе үзгәрдеме?
– Пенсия законына яңа үзгәрешләр кертелсә дә, пенсия тупланмасы түләве шул килеш калды. Аны хатын-кызлар – 55, ир-атлар 60 яшькә җиткәч алу хокукына ия. Ул барлык төр тупланмага да кагыла. Пенсия тупланмасы элекке шикелле үк тиешле минималь пенсия коэффициенты һәм хезмәт стажы булганда билгеләнә.
3. Ике пенсия алучылар бар дип ишеткән идем, ул кемнәргә бирелә?
– Дәүләт пенсия тәэмин итүе буенча инвалидлык пенсиясен һәм картлык буенча иминият пенсиясен берьюлы алу хокукына ия кешеләр:
– хәрби травмалар аркасында инвалид калучылар;
– Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалид дип табылганнар;
«Ленинград камалышында яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнүчеләр һәм инвалид дип табылганнар.
4. Яшәү минимумына җиткерелгән социаль түләү кемнәргә каралган?
– Яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерелгән социаль түләү эшләмәүче пенсионерларга билгеләнә. Мондый түләү пенсионерның пенсиясе ул яшәгән төбәктәге яшәү минимумыннан кимрәк булганнарга каралган. Әйтик, Татарстанда пенсионер өчен яшәү минимумы – 8 232 сум. Өстәмә социаль түләү алучы пенсионер эшкә чыккан очракта ул хакта Пенсия фонды бүлегенә хәбәр итәргә тиеш.
5. Пенсиям банк картасына килә. Киләсе елда башка төбәккә күчәргә җыенам. Берничә айдан яңадан кайтачакмын. Пенсия фонды идарәсендәге түләү эшен яңа урынга күчертергә кирәкме?
– Әйе, пенсия банк картасына күчерелә икән, түләү эшен соратып алырга кирәк, чөнки анда барлык мәгълүмат туплана. Ул яңа урындагы Пенсия фонды бүлеге хезмәткәренә кирәк булырга мөмкин. Мәсәлән, пенсиягә яңадан исәп-хисап ясаганда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация