Яр Чаллыда Азатлык мәйданында, шәһәр мэриясе янында, Пермь дәүләт университетында атыш вакытында һәлак булганнар истәлегенә вакытлы мемориал урнаштырылды.
Биредә «Скорбим. 20.09.2021г. Пермь» диеп язылган.
Шәһәр халкы аңа чәчәкләр куя һәм шәмнәр яндыра.
Мемориал кичә булган фаҗигадән соң барлыкка килде, яшь егет Пермь дәүләт университеты бинасына кереп, атыш башлап җибәрә. Соңгы мәгълүматларга караганда, 8 кеше үлгән, 28 кеше зыян күргән.

Нет комментариев