Песошин: KazanSummit – хезмәттәшлек хакында фикер алышу өчен әйдәп баручы платформа
Яңалыклар тасмасы

Песошин: KazanSummit – хезмәттәшлек хакында фикер алышу өчен әйдәп баручы платформа

Саммитта 48 илдән һәм Россиянең 25 субъектыннан вәкилләр катнашыр дип көтелә.

Узган елда KazanSummit катлаулы санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында үткәрелмәгән иде, 2021 елда әлеге чара онлайн һәм офлайн- форматларда узачак. Анда 48 илдән һәм Россиянең 25 субъектыннан вәкилләр катнашыр дип көтелә. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин саммитның оештыру комитеты утырышында шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, әлеге чара - «хезмәттәшлек һәм уртак проектларны оештыру мәсьәләләре хакында фикер алышу өчен әйдәп баручы халыкара платформа». Саммитның төп максаты – Россия һәм Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләре арасында сәүдә-икътисади, социаль-мәдәни элемтәләрне ныгыту.

XII «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» халыкара икътисади саммиты 28-30 июль көннәрендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, товар һәм ресурслардан аңлы рәвештә файдалану быел фикер алышу өчен төп тема булачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яңалыклар

Нет комментариев