Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үпкә яман шешен кешенең көлүеннән дә белеп була

Табиблар сүзләре буенча, бу чирнең иң таралган билгеләренең берсе  – күкрәк читлегендәге авырту.

Америкадагы  онкологлар җәмгыяте  үпкәләр яман шешен турыдан-туры булмаган билгеләр буенча да танып белеп була дигән нәтиҗәгә килгән, дип белдерә Daily Express.

Табиблар сүзләре буенча, бу чирнең иң таралган билгеләренең берсе  – күкрәк читлегендәге авырту. Көлгәндә, тирән итеп сулыш алганда һәм ютәлләгәндә бу авырту хисе көчәя. Бу симптом үпкәләрнең томалануына (закупорка), анда сыекча җыелуга, лимфа төеннәре зураюы һәм төрле шешләргә күрсәтә ала.

Үпкәләрнең яман шешен башка ысуллар ярдәмендә дә ачыклап була. Мисал өчен, озак үтми торган канлы бүлендекләре булган ютәл,  тавыш карлыгу, аппетит югалу, кисәк ябыгу, тиз аручанлык, хәлсезлек һәм бронхит,  пневмония белән үтә дә еш чирләүләр. Ә инде үпкәнең өске өлешендә Панкост яман шеше барлыкка килгән очракта бер күз кабагының аскарак төшүе яисә аның “хәлсез” булуы,  күзләрнең берсендә бәбәкнең кечерәюе, битнең бер ягында тирләүнең бетүе күзәтелә.

Башка органнарга зыян килгәндә кеше сөякләрендәге авыртудан, буыннар шешүеннән, баш авыртудан, кул-аякларның оюыннан җәфаланырга мөмкин.

Автор : Әлфия Шакирҗанова

Чыганак: Lenta.ru, фото:https://m.nsktv.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев