Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Планнар уртак хезмәт нәтиҗәсендә генә тормышка аша

КФУның инжиниринг үзәгендә Чаллы һәм Кама аръягы районнары эшмәкәрләренең III корылтае булды. Пленар утырыш алдыннан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, ТР икътисад министры Артем Здунов белән берлектә җирле товар җитештерүчеләрнең күргәзмәсен карады. Пленар утырышта шәһәр һәм республика җитәкчеләре, 1000нән артык эшмәкәр катнашты. Корылтайның төп максаты - 2018 елга кадәр...

КФУның инжиниринг үзәгендә Чаллы һәм Кама аръягы районнары эшмәкәрләренең III корылтае булды. Пленар утырыш алдыннан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, ТР икътисад министры Артем Здунов белән берлектә җирле товар җитештерүчеләрнең күргәзмәсен карады.

Пленар утырышта шәһәр һәм республика җитәкчеләре, 1000нән артык эшмәкәр катнашты. Корылтайның төп максаты - 2018 елга кадәр эшмәкәрлек үсеше стратегиясен эшләү. Секция утырышларында эшмәкәрләрнең товарларын яңа базарга чыгару, сакчыл җитештерү системасын кертү, белгечләр әзерләү, яшьләр эшмәкәрлеге, эшмәкәрләргә финанс ярдәме күрсәтү һәм башка мәсьәләләр каралды. "Шәһәрдә кече һәм урта эшмәкәрлеккә аерым игътибар бирелә. Без икътисадның әлеге секторы торышына кризистан чыгуның тизлеге, социаль-икътисадый тотрыклылыкка ирешүнең бәйле икәнлеген яхшы аңлыйбыз. Чаллыда кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрендә 60 меңнән артык кеше эшли. Бу - КАМАЗга караганда күпкә артык, Чаллыда эшләүчеләрнең 30%ка якынын тәшкил итә. Шәһәрнең гомуми территориаль продуктының 33,3%ы эшмәкәрлек субъектлары өлешенә туры килә. Без үз алдыбызга бу күрсәткечне 50%ка җиткерүне максат итеп куябыз", - диде Наил Мәһдиев. Белгечләр әйтүенчә, моңа ирешү өчен 9 елдан артык вакыт кирәк.

КФУ филиалы директоры Мәхмүт Ганиев, эшмәкәрләрне студентларны укыту процессында катнашырга, аларны университетта укытырга чакырды.

- Безнең хезмәтебез уртак. Корпоратив университетлар, база кафедралары оештырырга, эшмәкәрләрне укыту процессына җәлеп итәргә кирәк. Бу югары уку йортларын тәмамлаучы белгечләрнең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә, - диде ул. Наил Гамбәр улы бу идеяне хуплады.

Корылтайда бик күп эшлекле тәкъдимнәрне үз эченә алган резолюция кабул ителде. Аларны республика парламенты, хөкүмәте, башкарма комитет, сәүдә-сәнәгать палатасы, эшмәкәрләр белән берлектә хәл итәсе генә калды.

Зөлфия Фоатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев