Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Полициягә уйнап шалтыратучы ир-атка нинди җәза?

Чаллы судында «шаян» ир-атны хөкем иттеләр.

Хокук сакчыларына шалтыратып ялган хәбәр җиткергәне өчен Чаллыда яшәүче ир-ат суд бусагасын атларга мәҗбүр булды. Аңа анда җәза төрен билгеләделәр. 

Вакыйга 5 октябрьдә була. Ибниев Н.А. полициягә шалтыратып, “Ивушка” бакчасында раковина астына шартлаткыч матдә сибелүе турында хәбәр итә. Янәсе моны күрше оныгы эшли. Урынга кыска вакыт эчендә хокук сакчылары килеп җитә. Бернәрсә дә тапмыйлар. Шунда гына исерек Ибниевның алдашып шалтыратканлыгы ачыклана. Ул, күңелсез булып китте һәм шул рәвешле шаяртмакчы булдым, дип үзе үк сөйләп бирә. 

“Шаян” ир-атка 1 мең сумлык штраф салынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция суд

2
X