Популяр җырчылар Чаллы халкына бушлай җырлый
Яңалыклар тасмасы

Популяр җырчылар Чаллы халкына бушлай җырлый

Кайда, кайчан?

19 февральдә Чаллының Шишкин бульварында «Шәһри Чаллы»дан – Пятачок» була. Бу соңгы кышкы Пятачок.
Анда Татарстанның атказанган артисты, 80нче елларда популяр булган Газинур Фарукшин, Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров, җырчы-композитор Хәмид Мәткәримов, баянчы Фәнилә Салихова катнаша.
Җыр-биюләрдән тыш, ярышлар, күңелле уеннар да оештырыла. Җиңүчеләргә спонсорларыбыздан бүләкләр биреләчәк. Иң ерактан килүчегә махсус бүләк тапшырылачак.
Килегез, рәхәтләнеп биеп, ял итеп китегез. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ТР Рәисе Илнур Гумеров «Күрше» фестивале "Кышкы пятачок" Газинур Фарукшин Хәмид Мәткәримов

Нет комментариев