Популяр җырчылар бәби алып кайтты
Яңалыклар тасмасы

Популяр җырчылар бәби алып кайтты

Җырчылар балага нинди исем сайлауларын әлегә әйтми.

12 майда эстрадабызның популяр җырчылары Зинира һәм Ризат Рамазановлар икенче тапкыр әти-әни булганнар. Алар авырлыгы – 3550 грамм, буе – 52 см булган малай алып кайтканнар. Җырчылар балага нинди исем сайлауларын әлегә әйтми. “Исеме “Р” хәрефенә башланганы гына билгеле. Рамазан аенда бәхетләре тагы да ишәйгән Рамазановларны чын күңелдән котлыйбыз, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез!

Фото: (новорожденный) https://m.matrason.ua/

Фото: (Рамазановы) https://matbugat.ru/

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җырчы мәдәният артист эстрада азат тимершәех

Нет комментариев