Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Притяжение» торак комплексында, 9 Май уңаеннан, бәйрәм чарасы узды - ФОТОЛАР

Илләр, кешелек язмышында мәңге онытылмаслык вакыйгалар аз тугел. Әнә шундый вакыйгаларның берсе – Бөек Ватан сугышы. Бүген «Притяжение» торак комплексында Жиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, бәйрәм чарасы үтте.

– 9 май – Җиңү көне Совет халкының тиңдәшсез батырлыгын гәүдәләндерә, кешелек тарихының иң куркыныч һәм канкойгыч сугышын искә төшерә, күпмилләтле илебезнең күпмилләтле халкының ныклыгын, рухының бөеклеген дәлилли. Ветераннарның батырлыгы – мәңгелек! Кешелекнең аны онытырга хакы юк! Кадерле ветераннарыбызга сәламәтлек һәм иминлек, барыбызга да тыныч күк йөзе, бәрәкәтле тормышлар телик, – дип сүз алды «Формула дома» идарә итү компаниясенең директор урынбасары Эльвира Акмалова. 

Соңыннан исә Хәтер шәме кабыздылар һәм яу кырларында батырларча һәлак булган ватандашларыбыз рухына бер минутлык тынлык игълан ителде. 

Бәйрәмгә бик күп кеше җыелган иде. Аеруча да балалар актив булды. Алар сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Торак комплексы территориясендә урнашкан кафе хуҗалары исә барча җыелган халыкны тәмле солдат боткасы белән сыйлады. 

– Мондый бәйрәмнәрне бик яратабыз. Идарә итү компаниясе тарафыннан уздырылучы беренче генә бәйрәм түгел бу. Алга таба да безне сөендереп торсыннар иде. Олы рәхмәтләр, – диештеләр торак комплексында яшәүчеләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев