«Притяжение» торак комплексында яшәүчеләр: "Юлларда саз - эшкә барып, өйгә кайтып булмый"
Яңалыклар тасмасы

«Притяжение» торак комплексында яшәүчеләр: "Юлларда саз - эшкә барып, өйгә кайтып булмый"

Чаллының Орловка бистәсендә урнашкан яңа «Притяжение» торак комплексындагы йортларга машина белән Беренче автомобиль юлы аша гына барырга мөмкин. Ә җәяүлеләр махсус салынган күпер аша шәһәргә чыга. Тик монда да, видеода күренгәнчә, кар эреп, су күтәрелгән. Сукмакларда - саз, йөрерлек түгел.

- Без менә шундый юлдан йөрергә мәҗбүр. Зур кунычлы резин итекләр кирәк. Ә суга егылсаң шунда... Монда шактый тирән. Безгә юл кайчан булыр? - дип зарлана комплекста яшәүчеләр. 

Киләчәктә торак комплексы Мәскәү проспекты белән тоташтырылачак. Тик төгәл вакыты әлегә билгеле түгел.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев