Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Прививка ясаткач нигә кул авырта?

Шәһәребездә коронавируска каршы вакцина ясату активлашты. Вакцина ясатучыларның күпчелеге аны җиңел кичерә. Ә кайбер кешеләр кул авырта дип зарлана.

Йогышлы авырулар хастаханәсе инфекционисты Светлана Железнова әйтүенчә, вакцинаны күп итеп керткәндә тире һәм мускулларның реакциясе барлыкка килергә мөмкин, шуңа күрә коронавирустан вакцинациядән соң, кайбер кешеләр кулында авырту тоя. “Аденовирус һәм коронавирусның бер өлешеннән торган вакцина компоненты кертелә. Инъекция урынында матдәнең концентрациясе зур була, аңа организмга таралырга вакыт кирәк. Укол ясаганда нерв күзәнәкләренә эләксә дә кулда авырту барлыкка килүе ихтимал. Уколны дөрес куйсаң, берни дә авыртмаячак. Барысы да стериль эшләнә, әмма техник хата аркасында авыртырга мөмкин”, - ди ул. Прививка ясау кампаниясе өч препарат белән үткәрелә: “Спутник V”, “ЭпиВакКорона” һәм “КовиВак”. Кабат вакцинацияләү өчен белгечләр бер компонентлы “Спутник Лайт”ны тәкъдим итә.

Шушы көннәрдә шәһәргә “КовиВак” вакцинасы кайтарылырга тиеш. Сәламәтлек саклау идарәсе белгечләре әйтүенчә, ул аз күләмдә, шунлыктан аны беренче чиратта алдан язылган кешеләр алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус