Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Профилактик медицина тикшеренүендә үзгәрешләр

2018 елда Чаллыда 85 794 кеше диспансерлаштыру узачак. Быел профилактик медицина тикшеренүенең яңа тәртибе керәчәк. Беренче этапта хәзер канга биохимик һәм клиник анализ, сидекнең гомуми анализы, корсак эчлеге органнарына УЗИ үткәрелү каралмаган.75 яшьтән өлкәннәргә гериатрик скрининг өстәлгән, ул остеопороз белән авыру куркынычын кисәтә.Кайбер тикшеренүләрдә яшь критерие үзгәргән. Мәсәлән, әгәр элек...

2018 елда Чаллыда 85 794 кеше диспансерлаштыру узачак. Быел профилактик медицина тикшеренүенең яңа тәртибе керәчәк. Беренче этапта хәзер канга биохимик һәм клиник анализ, сидекнең гомуми анализы, корсак эчлеге органнарына УЗИ үткәрелү каралмаган.75 яшьтән өлкәннәргә гериатрик скрининг өстәлгән, ул остеопороз белән авыру куркынычын кисәтә.Кайбер тикшеренүләрдә яшь критерие үзгәргән. Мәсәлән, әгәр элек хатын-кызлар өчен аналыкка цитологик анализ 21 яшьтән үткәрелсә, хәзер 30 дан соң ясалачак. Күз басымын элек 39 яшьтән үлчәсәләр, хәзер 60 яшь һәм өлкәнрәкләргә үлчәячәкләр. Ирләрдә 42 дә үткәрелә торган простатага анализ хәзер 45-51 гә чигерелгән. Элек күкрәк бизе рагына скрининг өч елга бер ясалса, хәзер маммография яшькә бәйле булачак: 39-48 яшьлекләрдә - өч елга бер тапкыр, 51-69 яшьлекләрдә - ике елга бер үткәреләчәк.

Диспансерлаштыру ике этапка бүленә. Беренче этапта анкеталаштыру, антропометрия, артериаль кан басымын үлчәү, ач карынга канда глюкоза күләмен билгеләү, 21-39 яшьлекләрдә йөрәк-кан тамырлары авырулары, икенче типтагы шикәр диабеты һәм хроник бөер авырулары куркынычын ачыклау, электрокардиография, үпкәләргә флюорография, терапевт тарафыннан беренче этап тикшерүләре нәтиҗәләре буенча карау үткәрелә.

Икенче этап невролог белән консультация, брахицефаль артерияләрне дуплекслы сканлаштыру, хирург тарафыннан яки уролог,колопроктолог, колоноскопия, спириометрия, акушер- гинеколог, отоларионголог, офтальмолог тарафыннан карау һәм икенче этап нәтиҗәләре буенча терапевт тарафыннан тикшерелү һәм тәгаенләнгән диагноз куюны үз эченә ала.

Татарстан сәламәтлек саклау идарәсенең Чаллы шәһәре буенча төп белгече Динә Шәрипова белдерүенчә, соңгы елларда диспансерлаштыру вакытында холестерин күләменең зур булу очраклары еш очраган. Икенче урында йөрәк-кан тамырлары чирләре (ишемия, артериаль гипертензия), шикәр диабеты кебек авырулар. Шулай ук еш авырулар исәбендә онкология дә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев