Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Прокуратура Чаллыда бер хатын-кызга түбәдән боз сөңгесе төшү турында мәгълүматны тикшерә

Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

Кичә социаль челтәрләр һәм мессенджерларда Чаллыда бер хатын-кызга кибет түбәсеннән боз сөңгесе төшүе турында мәгълүмат таралды.

Пост авторы сүзләренчә, әлеге хәл Автокаланың 26нчы комплексында булган. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

Хәзер Чаллы прокуратурасы әлеге мәгълүматны тикшерә.

«Күзәтү чаралары мәгълүматлары буенча бина хуҗасының һәм контрольлек итүче ведомстволарның җаваплылыгы турындагы мәсьәлә хәл ителәчәк», - дип ачыклык кертте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев