Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Путин гадел тәнкыйтькә каршы түгел

Президент ЕГЭның өстенлекләрен билгеләп үтте

ЕГЭ системасы гадел тәнкыйть уята, әмма аның уңай яклары да бар, аерым алганда, аның ярдәмендә төбәкләрдән илнең алдынгы югары уку йортларына абитуриентларның укырга керү мөмкинлеге артты. Бу хакта Президент Владимир Путин Россия Студентлары көне уңаеннан югары уку йортлары укучылары белән аралашу барышында белдерде.
Президент әйтүенчә, БДИ системасы “югары уку йортларына кергәндә белемнәрне ачыклауның мондый формасын кабул итмәгән кешеләр тарафыннан бик гадел тәнкыйть уята”.
— Анда тәнкыйть, чыннан да, гадел, һәм БДИ системасы, белүегезчә, модернизацияләнә, күп кенә вузларда бу система катнаш сынала — олимпиадаларда, әңгәмә барышында белем тикшерелә. Тик мин уңай яклары да бар дип әйтәм. Уңай яклары шунда ки, перифериядән килгән егетләр һәм кызлар илнең әйдәп баручы югары уку йортларына күпләп керә башлады, Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә генә түгел, ә башка территорияләрдә дә, — дип Путинга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Билгеле булуынча, элегрәк Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән буенча профильле комитеты традицион
чыгарылыш имтиханнарын кире кайтару турындагы закон проектын хупламаган иде.

Чыганак:Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X