Бу хакта ТАСС хәбәр итте.
Россия Президенты Владимир Путин «КАМАЗ» ГАҖ җитәкчелегенә һәм коллективына компаниянең тотрыклы эшчәнлеге һәм үсеше өчен рәхмәт белдерде.
Президент бу хакта илнең берничә төбәгендә транспорт объектларын ачу тантанасында әйтте. М-12 «Көнчыгыш» трассасында пилотсыз КАМАЗлар йөри башлады.
«Билгеле сәбәпләр аркасында килеп чыккан кыенлыкларга карамастан, «КАМАЗ» алга таба үсешен һәм зур заманча проектларда катнашуын дәвам итә. Моның өчен компания җитәкчелегенә һәм бөтен хезмәт коллективына рәхмәт белдерәм Сезгә уңышлар телим», – диде Путин.
Нет комментариев