Путинга яздыгызмы?
Яңалыклар тасмасы

Путинга яздыгызмы?

Бүген ул сорауларга җавап бирә.

Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә башланырга ике сәгать калып бара, бу вакытка халыктан килгән сорауларның гомуми саны ике миллионга якынлашып килә. Бу хакта «Россия 24» телеканалы хәбәр итте. 

Илбашының матбугат конференциясе белән берләштерелгән туры элемтә – «Владимир Путин белән ел йомгаклары» тапшыруы көндезге 12дә эфирга чыга.
«Россия 24» телеканалы статистикасы буенча, туры эфирга килгән мөрәҗәгатьләр саны 1 миллион 974 меңнән артык.

Мөрәҗәгатьләр программа эфиры төгәлләнгәнче кабул ителәчәк.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


владимир путин Пресс конференция

Нет комментариев