Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Радик Юльякшин “Чаллы икмәге”н котларга килде

Та­тар хал­кы­ның бу­ын­нар­дан-бу­ын­нар­га кү­чеп ки­лә тор­ган әле­ге әй­те­ме бү­ген дә үзе­нең ак­ту­аль­ле­ген югалт­мый. Ик­мәк - та­бын­на­ры­быз­ның күр­ке бу­лып ка­ла би­рә. Ан­нан баш­ка яшәү кы­ен икән­ле­ген "Чал­лы ик­мә­ге"­нең 45 ел­лы­гы­на ба­гыш­лан­ган тан­та­на­да җи­тәк­че­лә­ре­без кат-кат ас­сы­зык­ла­ды­лар.

"Чал­лы ик­мә­ге" ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те­нең та­ри­хы 1972 ел­дан Си­до­ро­во­ка бис­тә­сен­дә ур­наш­кан 1нче сан­лы ик­мәк за­во­дын­нан баш­ла­на. Та­тар­стан дәү­ләт Со­ве­ты де­пу­та­ты, "Чал­лы­ның мак­тау­лы граж­да­ны" Ра­фа­эль Юны­сов җи­тәк­лә­гән кол­лек­тив бү­ген ик­мәк ри­зык­ла­ры җи­теш­те­рү­че Та­тар­стан пред­при­я­ти­е­лә­ре ара­сын­да ал­дын­гы­лар­дан са­на­ла. Соң­гы ел­да би­ре­дә 30 тон­на­дан ар­тык әзер про­дук­ция са­тыл­ган. Мон­да җи­теш­те­рел­гән про­дук­ци­я­не кө­не­нә ур­та­ча 10 мең ке­ше са­тып ала. Соң­гы ел­лар­да җи­теш­те­рү­не ка­мил­ләш­те­рү мак­са­тын­нан, за­ман­ча җи­һаз­лар алу өчен 10 мил­ли­ард сум­нан ар­тык ин­вес­ти­ция җә­леп ител­гән. Ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те­нең өч ра­йон­да 24 мең гек­тар җи­ре, эле­ва­то­ры, те­гер­мән ком­п­лек­сы бар. 4 те­гер­мән­дә ае­на 2200 тон­на бо­дай һәм 700 тон­на арыш оны ясый­лар. Бу җи­теш­те­рү их­ты­я­җын ту­лы­сын­ча ка­нә­гать­лән­де­рер­гә җи­тә. Ком­па­ни­я­нең 56 ки­бе­тен­дә киң ас­сор­ти­мент­та ик­мәк ри­зык­ла­ры са­ты­ла.

"Чал­лы ик­мә­ге" ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те шә­һәр һәм рес­пуб­ли­ка бюд­жет­ла­рын­да са­лым­нар­ны ту­лы кү­ләм­дә, ва­кы­тын­да тү­ләп ба­ру­чы кол­лек­тив. Шу­ңа кү­рә би­ре­дә эш­ләү­че­ләр­нең мон­дый ма­тур бәй­рәм­нәр­гә ла­ек икән­ле­ге бә­хәс­сез. Ра­фа­эль Юны­сов бәй­рәм­не ачып, бе­рен­че чи­рат­та бар­лык хез­мәт­кәр­лә­ре­нә рәх­мәт бел­дер­де.

Ан­на­ры "Чал­лы ик­мә­ге"н­дә эш­ләү­че­ләр­гә ТР премь­ер ми­нис­т­ры - авыл ху­җа­лы­гы ми­нис­т­ры Ма­рат Әх­мә­тов рес­пуб­ли­ка­быз Пре­зи­ден­ты­ның кот­ла­вын җит­кер­де. Кол­лек­тив­ның Та­тар­стан хө­кү­мә­те­нең "Мак­тау гра­мо­та­сы" бе­лән бү­ләк­лә­де. Ма­рат Го­то­вич үзе­нең чы­гы­шын­да ик­мәк­нең стра­те­гик то­вар икән­ле­ген бил­ге­ләп үт­те. "Ик­мәк пе­ше­рү­че­ләр - җән­нәт­кә ла­ек ке­ше­ләр. Кол­лек­тив­ның җи­тәк­че бе­лән бер­гә сис­те­ма­лы, өз­лек­ле эш алып ба­руы нә­ти­җә­сен­дә "Чал­лы ик­мә­ге" рес­пуб­ли­ка­да ал­дын­гы пред­при­я­ти­е­гә әй­лән­де. Бү­ген сез кыр­дан алып кулл­ла­ну­чы­ның өс­тә­ле­нә ка­дәр ик­мәк­не үзе­гез җи­теш­те­рә­сез", - дип та­тар һәм рус тел­лә­рен­дә ма­тур итеп үзе­нең из­ге те­ләк­лә­рен җит­кер­де.

Шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев тә үзе­нең чы­гы­шын­да "Чал­лы ик­мә­ге"н­дә җи­теш­те­ре­лә тор­ган то­вар­ның әһә­ми­я­тен ас­сы­зык­лап: "Ма­ши­на­сыз, КБКда җи­теш­те­рел­гән про­дук­ци­я­сез яшәп бу­ла, ә ме­нә ипи­сез яшәү мөм­кин тү­гел. Ик­мәк - тор­мы­шы­быз ни­ге­зе. Без "Чал­лы ик­мә­ге" мил­ли, рес­пуб­ли­ка һәм шә­һәр брен­ды бе­лән го­рур­ла­на­быз. Бу ком­па­ни­я­дә җи­теш­те­рел­гән мең­нәр­чә тон­на ипи ге­нә тү­гел, ә иң мө­һи­ме - ик­мәк үс­те­рү­гә, аны ма­тур һәм тәм­ле итеп Та­тар­стан хал­кы­ның өс­тә­ле­нә ки­те­рү өчен көн са­ен кү­ңел би­реп эш­лә­гән ке­ше­ләр. Яр­ты мил­ли­он­лы шә­һәр сез­нең бе­лән го­рур­ла­на", - ди­де.

Бәй­рәм­дә хез­мәт­кәр­ләр­нең - кол­лек­тив­ның ни­ге­зе икән­ле­ге­нә "Энер­ге­тик" мә­дә­ни­ят са­ра­е­на ки­лү­че­ләр та­гын бер кат инан­ды­лар. Бер төр­кем хез­мәт­кәр­ләр - Рос­сия хө­кү­мә­те­нең, икен­че­лә­ре Та­тар­стан хө­кү­мә­те­нең дәү­ләт бү­ләк­лә­ре бе­лән бү­ләк­лән­де. Шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев Чал­лы­ның бү­ләк­лә­рен тап­шыр­ды. "Чал­лы ик­мә­ге" ида­рә ком­па­ня­и­се Эду­ард Юны­сов "Шә­һәр ал­дын­да­гы ка­за­ныш­ла­ры өчен" бил­ге­се­нә ла­ек бул­ды.

Рес­пуб­ли­ка, шә­һәр җи­тәк­че­лә­ре хез­мә­тең­не бә­я­ләп, яр­дәм ит­мә­сә уңыш­лар­га ире­шү кы­ен бул­мас иде. Ком­па­ни­я­нең ге­не­раль ди­рек­то­ры Ра­фа­эль Юны­сов ТР Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов­ка, шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев­ка, ми­нис­тр­лар­га, ра­йон ха­ки­ми­я­те баш­лык­ла­ры­на рәх­мә­тен бел­дер­де.

"Чал­лы ик­мә­ге" уң­ган­на­ры­на "Сәй­лән" ан­сам­бле, Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган ар­тис­ты Фи­лүс Ка­һи­ров, Баш­кор­стан­ның ат­ка­зан­ган ар­тис­ты Ра­дик Юль­як­шин һәм баш­ка­лар үз­лә­ре­нең иң ма­тур чы­гыш­ла­рын бү­ләк ит­те­ләр.

"Чал­лы ик­мә­ге" ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те­нең эш­лә­ре гөр­ләп бар­сын, мон­дый җыр­лы, ма­тур бәй­рәм­нәр­не ки­лә­чәк­тә дә үт­кә­рер­гә на­сыйп бул­сын.

Зөл­фия ГА­ЛИМ.

Гөл­сә­рия ХӘ­ЛИ­УЛ­ЛИ­НА фо­то­ла­ры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев