Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рафис Сәхипов: «Фатирымны танымадым» - ФОТО, ВИДЕОЛАР

Шәһәрдәшебез, хәрби хәрәкәтләр ветераны, әфганчы Рафис Сәхиповның фатирына капиталь ремонт ясарга кирәклеге турында инде язган идек. Әлеге фатирда электриканы тулысынча алмаштырырга, стена, идән, түшәмнәрне рәткә китерергә, яңа җиһазлар урнаштырырга кирәк булды. Әлеге игелекле эшкә «СтройТраст» компаниясе генераль директоры, «Рост» партиясеннән шәһәр советы депутаты Раил Минегалиев алынды.

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне алдыннан Рафис абый Сәхипов, ниһаять, яңартылган, кирәкле өй җиһазлары куелган фатирына күченде. 

Әфганчының 18нче комплекста урнашкан бер бүлмәле фатиры яшәргә яраксыз иде. 

– Безгә ярдәмгә күп эшмәкәрләр, шул исәптән «Уют» ТОС хезмәткәрләре, «Домстройснаб», «Вектор», «Параллакс Поволжье», «Фабрика окон», «Арт-дом», «КАТ», «Спецподряд», «Экованна», «Окна страны», «Кухни Челны» һәм башка оешмалар кушылды. Алар ярдәме белән бар эшне башкарып чыктык. Фатирда капиталь ремонт вакытында Рафис абый сугыш ветераннары госпиталендә махсус реабилитация үтте. Без эшне озак тотарга тырышмадык. Аллаһка шөкер, бер ай дигәндә ремонт тәмамланды, – дип сөйли «СтройТраст» компаниясенең әйдәп баручы экономисты, шәһәр советы депутаты ярдәмчесе Айдар Фәхретдинов.  

– Мондый бәхет турында хыялланырга да курка идем! Килеп керүгә фатирымны танымадым. Бөтен нәрсә яңа бит... Яңа фатирым булды. Миңа ярдәмгә алынган бар кешегә ихлас рәхмәтләремне җиткерәм! Барысына да исәнлек-саулык, озын гомерләр насыйп итсен, – ди күз яшьләре белән Рафис Сәхипов.

Иганәче депутат Раил Минегалиевтан ветераннарга ярдәм итү проектының ни дәрәҗәдә дәвамлы булуы турында кызыксындым. 

– Рафис абый Сәхиповның фатиры бик начар хәлдә иде. Яши алмаслык дәрәҗәдә диярлек! Кеше мондый шартларда яшәргә тиеш түгел! Рафис абый турында ишетүгә, «Ветеранга ярдәм» проекты кысаларында бу эшкә ныклап алындык. Аллаһка шөкер, барысы да килеп чыкты. Бу эшебезгә ярдәм итәрдәй кешеләр дә кушылды – бик сөендем моңа да. Абзыйның да күңеле булды! Бу эшне дәвам итәргә планлаштырабыз. Мондый эшләрне бер тапкыр гына башкару белән чикләнергә ярамый! – дип сөйли Раил Габделхәевич.

Фатирны «ачу» бәйрәменә Комсомол районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин да килде. Әфганчыга ул да кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Моннан тыш, «СтройТраст» компаниясеннән дә саллы гына бүләкләр булды. 

– Рафис белән 2019 елда инвалидлар декадасына әзерләнеп йөргәндә таныштык. Шул көннән аны шефлыкка алдык, һәрдаим ярдәм күрсәтеп тордык. Аның начар фатирда яшәвен депутат Раил Минегалиевка житкердек. Бүген фатир танымаслык булган, кем әйтмешли, оҗмах ясаганнар, – ди «Уют» ТОС рәисе Мәрьям Мостафина. 

Әлбәттә, Раил Минегалиевны һәм аның кул астында эшләүчеләрне дә, «Ветеранга ярдәм» проектына кушылучы башка игелекле затларны да чит кешегә булышырга беркем дә мәҗбүр итми. Кешеләрнең проблемаларына битараф кала алмыйлар алар. Әфган сугышыннанан кайткач та бик күп сынауларга дучар булган Рафис Сәхиповның яңа тормыш башлавы, аның яшәүгә өмете уяну – алар өчен иң кыйммәтлесе.

/ Гөлия Ибатуллина фото-видеолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев