“Райисполком” тукталышындагы төзелеп бетмәгән бинаны сүтәчәкләрме?
Яңалыклар тасмасы

“Райисполком” тукталышындагы төзелеп бетмәгән бинаны сүтәчәкләрме?

Төзелешкә каршы чыккан шәһәрдәшләр шикаятьләре буенча суд утырышы булды.

17 комплекстагы төзелеп бетмәгән зур бина буенча шау-шу һаман дәвам итә. Биредә яшәүчеләр төзелешкә каршы. 150гә якын кеше шикаять белән судка мөрәҗәгать итте. Алар бинаны сүтеп сквер төзүне таләп итә.

Бүген шәһәрдә чираттагы суд утырышы булды. Әмма төзелеп бетмәгән бина язмышы хәл ителмәде. Судка башкарма комитет юристы килмәде. Объект хуҗасы Дамир Бибишев аның утырышта булуын шарт итеп куйды. Шуңа күрә утырышны 25 декабрьгә күчерделәр. 

Зөлфәт Мөсәлләмов фотолары

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев