Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Раил Минегалиев – елның иң яхшы эшмәкәре

Чаллының татар дәүләт драма театрында шәһәр эшмәкәрләренең Яңа ел алды кичәсе узды.

Чарада автокаланың һәм Татарстан Республикасының VIP-персоналары катнашты.

Кичә кысаларында елга нәтиҗәләр ясалды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев игелекле эшләре белән башкалардан аерылып торучы иң яхшы эшмәкәрләрне бүләкләде. 

– Чаллыда эшлекле һәм максатчан кешеләр яшәвенә бер шигем дә юк. Коллегаларым, муниципалитет башлыклары белән аралашканда Чаллыда аерата ярдәмчел һәм мәрхәмәтле халык яши дигән сүзләрне дә еш ишетәм. Сез үз алдыгызда, ягъни бизнес алдында торган эшләрне генә башкармыйсыз, ә алар өчен социаль җаваплылык та аласыз. Сез махсус хәрби операциягә дә үзегездән зур өлеш кертәсез. Бүгенге көндә безнең шәһәрдән 2 меңнән артык якташыбыз СВОда үз бурычларын үти. Алар бит кемнеңдер ирләре, уллары, әтиләре, абыйлары, энеләре, туганнары һәм якыннары. Барысы да сезгә зур рәхмәт әйтәләр. Һәм мин дә ихлас рәхмәтләремне җиткерәм, – диде шәһәр мэры театр сәхнәсеннән бизнесменнарга.

Бүләкләнүчеләр арасында «СтройТраст» төзелеш компаниясе генераль директоры, «Рост» партиясеннән шәһәр советы депутаты Раил Минегалиев та бар иде. Аны «Елның иң яхшы эшмәкәре» – «Иң яхшы маркетинглы караш» номинациясендә тәбрикләделәр. 

Соңыннан эшмәкәрләр һәм чакырылган кунаклар «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклен карады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев