Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Равил буа ясый

Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев күпкырлы эшчәнлек алып бара. Күптән түгел генә ул Резидә Шәрәфиева белән сәхнәдәге фарфор туен билгеләп үтте. Репертуарын яңа җырлар белән дә тулыландыра. Наил Касыймов шигыренә Вәсим Әхмәтшинның гүзәл затларыбызга мәдхия рәвешендә язылган "И, хатын-кыз" җырын тамашачылар җылы кабул иттеләр. Равил "Эврика" мәдәният үзәге каршында эшләп...

Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев күпкырлы эшчәнлек алып бара. Күптән түгел генә ул Резидә Шәрәфиева белән сәхнәдәге фарфор туен билгеләп үтте. Репертуарын яңа җырлар белән дә тулыландыра. Наил Касыймов шигыренә Вәсим Әхмәтшинның гүзәл затларыбызга мәдхия рәвешендә язылган "И, хатын-кыз" җырын тамашачылар җылы кабул иттеләр.

Равил "Эврика" мәдәният үзәге каршында эшләп килүче музыкаль театрның җитәкчесе дә әле. Театрның "Алай да була икән" дип исемләнгән беренче спектакле тамашачылар күңеленә хуш килде.

Иҗат белән бергә Равил Галиев Әҗмәкәй авылында өй төзи. Йортның тышкы ягы әзер, эчен генә эшлисе бар. Бакчада агачлар, куаклар үсә инде. Көз көне шактый мул уңыш та алганнар. Матур койма да тотылган. Биредә ул дуслары белән буа да ясамакчы була икән. Аннары балыкка йөрергә яратучы җырчы дуслары белән балыкны шунда гына тотарга җыена. Биредә нинди балыклар буласы әлегә билгесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев