Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ресторан урынына - мунча

Милек хуҗасының әтисе Мидехәт Кадыйров әйтүенчә, реконструкция кысаларында бинаның бер өлешен сүтәргә туры киләчәк.


Танылган «Арарат» рестораны бинасында мунча булачак. Мәгълүм булганча әлеге бина берничә ел буш торды, биредә балалар уйнап янгын да чыгарган иде. Шунда бер баланың гомере өзелде.
Бинаның яңа хуҗалары биредә гаилә мунча үзәге төзергә җыеналар. Милек хуҗасы фасад һәм түбәне яңартырга җыена. Милек хуҗасының әтисе Мидехәт Кадыйров әйтүенчә,  реконструкция кысаларында бинаның бер өлешен сүтәргә туры киләчәк. «Без җирне сатып алгач аны нишләтергә белмәдек. Аллаһка шөкер, безгә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтергә рөхсәт иттеләр. Моңа кадәр ресторан итмәкче иделәр. Бу – харам. Без мунча төзергә телибез. Проект яхшы. Ышанмасагыз, Алабугага килеп карагыз, безгә бөтен Россиядән килеп, гаиләләре белән ял итеп китәләр. Шуңа күрә Чаллы үзәгендә дә шундый объект төзисебез килде», –  диде җәмәгать тыңлауларында Мидехәт  Кадыйров.
Фото «Челныбиз»дан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш көнкүреш хезмәте күрсәтү