Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

РФ Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы автомобиль тәгәрмәчләрен ел әйләнәсендә тикшерүне таләп итә

РФ Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов төбәк юлларында һәлакәтләр темасына багышланган матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасында 1 декабрьдән 1 мартка кадәр транспорт чараларында, һичшиксез, кышкы резина файдаланылырга тиешлеге турында закон каралышта булуын искә төшереп үтте. «Резинаның нинди хәлдә булы контроль техник күзәтү инспекторы яки юл-патруль...

РФ Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов төбәк юлларында һәлакәтләр темасына багышланган матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасында 1 декабрьдән 1 мартка кадәр транспорт чараларында, һичшиксез, кышкы резина файдаланылырга тиешлеге турында закон каралышта булуын искә төшереп үтте.

«Резинаның нинди хәлдә булы контроль техник күзәтү инспекторы яки юл-патруль хезмәте инспекторы тарафыннан гына түгел, ә ел әйләнәсендә тикшерелергә тиеш. Әлегә 1 декабрьдән 1 мартка кадәр - кышкы резина, ә 1 марттан 1 декабрьгә кадәр, киресенчә, бары тик җәйге резина кулланылырга тиешлеге турындагы документ (андый закон проекты Дәүләт Думасына кертелде инде) кабул ителмәгән. Анда штраф, минем белүемчә, якынча 2000 сум булачак», - диде Ленар Габдрахманов.

Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы ел саен автомобильчеләрнең кышка әзер булмавын һәм шуның аркасында күпме һәлакәтләргә очравын искәртте. 30 октябрьдә, Татарстанда беренче кар төшкән көнне, 4 юл-транспорт фаҗигасендә 5 кеше үлде, диде ул. Сәбәбе - автомобиль көпчәкләре кышкы резинага алыштырылмаган.

Мәгълүм булганча, Россиядә "кышкы резина турындагы закон" бар, анда кышкы чорда кышкы резинада, ә җәйге айларда җәйгесендә йөрү таләбе куелган, ләкин бу законны үтәмәгәндә бернинди штраф каралмаган.

19 октябрьдә Россия Дәүләт Думасының транспорт һәм төзелеш буенча комитеты кышкы резина турындагы таләпләрне бозган өчен штрафка тартырга мөмкинлек бирүче закон проектын хуплады, анда штраф 2000 сум күләмендә тәкъдим ителә. Законны кабул итәргә тагын 29 көн бар, ул чакта быел 1 декабрьдән транспорт хуҗалары штрафка тартылырга мөмкин.

Чыганак Татар- Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X