Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда курьерлар күпме акча эшли?

Моны «Шәһри Чаллы» журналисты белеште.

Аркаларына олы сумкаларын аскан курьерларны еш очратырга туры килә. Кар яуса да, өстән яңгыр коеп яисә кояш кыздырып торса да, алар һәрчак эштә. 

Көн-төн азык-төлек, көндәлек товарлары ташыйлар. Берәүләр җәяү йөри, икенчеләре - велосипедта.

"Безгә эш графигы төземиләр, аны без үзебез көйлибез. Атнасына 21 меңнән башлап 25 мең сумга кадәр акча эшлим. Сменага күбрәк чыксаң, акчасы да күбрәк була. Аннары шунысы бар: синең көненә ничә заказ алуың мөһим түгел, бөтен нәрсә сәгатьләп санала", - дип сөйли курьер булып эшләүче Руслан Заһитов. 

Курьер булып эшләү авырмы? Нинди нечкәлекләре бар? Гомумән, Чаллыда китереп бирү хезмәтеннән файдаланучылар нинди фикердә? Журналист Гөлия Ибатуллина шуларны тикшерде. 

Тиздән "Шәһри Чаллы" битләреннән һәм сайттан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев