Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Роберт Миңнуллин:Теләсә нишләсеннәр…

«Иҗат кешеләренә гомумән дә таләпләр куярга ярамый!» (Илсөя Бәдретдинова, җырчы) Җырчыларга таләп куймыйк! Теләсә нишләсеннәр: Җырлыйм диеп, шыңшысыннар, Ат булып кешнәсеннәр! Чишенсеннәр, күрсәтсеннәр Алларын һәм артларын. Һич югы шулай булса да Күтәрсеннәр хакларын. Туйганчы дураклансыннар, Туйганчы котырсыннар… Концертка килгән мескеннәр Кул чабып утырсыннар. Җырчыларга таләп куймыйк, Ни генә уйласаң да…...

«Иҗат кешеләренә гомумән дә таләпләр куярга ярамый!» (Илсөя Бәдретдинова, җырчы)

Җырчыларга таләп куймыйк!
Теләсә нишләсеннәр:
Җырлыйм диеп, шыңшысыннар,
Ат булып кешнәсеннәр!
Чишенсеннәр, күрсәтсеннәр
Алларын һәм артларын.
Һич югы шулай булса да
Күтәрсеннәр хакларын.
Туйганчы дураклансыннар,
Туйганчы котырсыннар…
Концертка килгән мескеннәр
Кул чабып утырсыннар.
Җырчыларга таләп куймыйк,
Ни генә уйласаң да…
Чөнки бер файдасы да юк,
Куйсаң да, куймасаң да…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X