Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Роскомнадзор BlackBerry, Imo, Line мессенджерларын тыйды

Русиянең киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Роскомнадзор) BlackBerry, Imo, Line мессендежрларын тыелган сайтлар реестрына кертте. "Роскомсвобода" иҗтимагый оешмасы хәбәр итүенчә, әлеге сервислар Роскомнадзорда мәгълүмат таратучы буларак теркәлмәгән. Роскомнадзор реестрына мессенджерлараның сайтлары һәм аларның IP-адреслары гына кертелгән, диелә "Роскомсвобода" хәбәрендә. 10 апрельдә йөк машиналары йөртүчеләр куллана торган Zello рация хезмәтен блоклау...

Русиянең киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Роскомнадзор) BlackBerry, Imo, Line мессендежрларын тыелган сайтлар реестрына кертте.

"Роскомсвобода" иҗтимагый оешмасы хәбәр итүенчә, әлеге сервислар Роскомнадзорда мәгълүмат таратучы буларак теркәлмәгән.

Роскомнадзор реестрына мессенджерлараның сайтлары һәм аларның IP-адреслары гына кертелгән, диелә "Роскомсвобода" хәбәрендә.

10 апрельдә йөк машиналары йөртүчеләр куллана торган Zello рация хезмәтен блоклау башланды. Ул вакытта Роскомнадзорда моны мессенджер хуҗалары мәгълүмат таратуны оештыру турындагы канунны боза дип аңлатты.

Былтыр ноябрьдә LinkedIn социаль челтәре шәхси мәгълүмат турындагы канунны бозучылар реестрына керде һәм Русиядә элемтә операторларына сайтны ябарга кушылды. Роскомнадзор фикеренчә, әлеге социаль челтәр Русия ватандашларының шәхси мәгълүматлары ил җирлегендә сакланырга тиешлеге турында канунны боза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев