Россия халкын кушымталарда була ала торган яңа вируслар турында кисәттеләр
Яңалыклар тасмасы

Россия халкын кушымталарда була ала торган яңа вируслар турында кисәттеләр

«Татар-информ» хәбәр итте.

Эчке эшләр министрлыгы зарарлы код куркыныч булып күренми торган программаларда яшерелгән булырга мөмкин, дип кисәтте. Бу хакта мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне хокукка каршы куллануга каршы көрәшне оештыру идарәсенә сылтама белән ТАСС хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Тикшеренүчеләр 25 миллион Android-җайланма хуҗасын реклама графигын җыю өчен зарарлы сайтларга керергә мәҗбүр иткән масштаблы схеманы ачыклаган. Гадәттә зарарлы код бер дә куркыныч булып тоелмаган кушымталарда яшерелгән була. Бу – фонарьлар, җайланманың хәтерен чистарту программалары, электрон китаплар уку кушымталар, фитнес-сервислар яки гади уеннар», – диләр белгечләр. 
Шул рәвешле аферистлар җайланмаларны яшерен элементларга басып зарарлы битләргә керергә мәҗбүр иткән, ә мошенниклар үзләре рекламаны караучылар саны өчен акча алган.
Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Мошеннниклар кесә телефоны аферистлар

Нет комментариев