Чаллылылар 2023 елда ничә көн ял итәчәк?
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар 2023 елда ничә көн ял итәчәк?

2023 елда ял көннәрен күчерү турында карар имзаланды.

Кабминның Телеграмдагы рәсми каналында хәбәр ителгәнчә, яңа елда 1 һәм 8 гыйнвар көннәре якшәмбегә туры килә. Эшләми торган бәйрәм көннәре булу сәбәпле, бу көннәрне 24 февраль – җомга көнгә һәм 8 май – дүшәмбе көнгә күчерү карары кабул ителгән.

Яңа ел каникулы 2022 елның 31 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр була. Шулай ук 29 апрельдән 1 майга кадәр, 6 майдан 9 майга кадәр, 10 июньнән 12 июньгә кадәр, 4 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр була, диелә хәбәрдә.

Фото: Правительство РФ

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Ял календарь

Нет комментариев