Россиядә йөк машиналары базары 50 меңгә җитәчәк
Яңалыклар тасмасы

Россиядә йөк машиналары базары 50 меңгә җитәчәк

Бу хакта автогигантның генераль директоры хәбәр итте.

«КАМАЗ» ГАҖ  генераль директоры Сергей Когогин әйтүенчә,  2026 елда Россиядә авыр йөк машиналары базары 45-50 мең берәмлеккә җитәчәк. Ул бу хакта Мәскәүдә Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге съездында хәбәр итте, дип яза ТАСС агентлыгы.
«Без базарны 45 меңгә, күп дигәндә 50 меңгә бәялибез»,  – диде Когогин.
«Автостат» аналитик агентлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 елда Россиядә 46,9 мең яңа авыр йөк автомобиле сатылган, бу 2024 елгы күрсәткечтән 54 процентка кимрәк (102 мең).
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Сергей Когогин «КАМАЗ» ГАҖ

Нет комментариев