Россиядә машиналарга бәяләр артты
Яңалыклар тасмасы

Россиядә машиналарга бәяләр артты

Сәбәбе үтильләштерү җыемы арту белән бәйле.

1 августтан Россиядә чит ил машиналарына бәяләр артты. Белгечләр моның сәбәбен транспорт чараларына үтильләштерү җыемы арту белән аңлата. Җыемнар арттыруны «АвтоВАЗ» и «КамАЗ» предприятиеләре сорап чыккан. Кытай җитештерүчеләре белән көндәшлек итү авыр дип аңлаткан алар.

Үзгәрешләр яңа һәм тотылган машиналарны чит илдән кайтаручы юридик затларга кагыла. Двигатель күләме 3 литрга кадәр булган машиналарны үзе өчен алып кайтучы физик затларга борчыласы юк, ди белгечләр.

Җитмәсә, илдә инфляция бара. Доллар көн саен арта. Белгечләр әйтүенчә, маркасына карап, машина бәяләре 5-15 процентка югары үрмәләде. 

Июль башында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиядә җитештерелгән автомобильләр кыйммәтләнмәячәк дип сөйләгән иде. Әмма "Москвич" машиналары да 10-11%ка, уртача 300 мең сумга кыйммәтләнгән.  

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


машина

Нет комментариев