Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Россиядә укытучыларның хокукларын ныгыта торган яңа чаралар гамәлгә кертелде

Президент бу хактагы Указны имзалады.

Россия Президенты Владимир Путин кул куйган указ буенча, мәктәпкә беренче тапкыр килгән яшь педагогларга кимендә бер ел дәвамында тәҗрибәле остаз ярдәм итәчәк.
Яңа укытучылар өчен тагын бер мөһим яңалык: хезмәт хокуклары һәм һөнәри мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлеге булдырыла. 
25 елдан артык педагогик стажы булган укытучыларга «хезмәт ветераны» исемен алу мөмкинлеге биреләчәк.
Моннан тыш, педагоглар: дәүләт электрон белем бирү ресурсларын бушлай куллана алачак;  музейларга бушлай йөрү мөмкинлегенә ия булачак;  укытучы һөнәренең җәмгыятьтәге аерым әһәмияте рәсми рәвештә танылачак.
Белгечләр фикеренчә, мондый чараларның төп максаты:  яшьләрне мәктәпкә тарту, тәҗрибәле педагогларны саклап калу һәм укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү.

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ел укытучысы бди илкүләм проектлар