Шəhри Чаллы

Россия туристлары өчен Мисырга юл ачыла

Россия туристлары өчен Мисырга очу юллары киләсе айда ачылачак. 8-9 февраль көннәрендә Россия авиациясе контроль тикшерүләр үткәрәчәк. Шуннан соң Россия Федерациясеннән бу илгә очучы чартер һәм даими рейслар яңарчылачак. Бу хакта Россия дипломат чыганагына сылтама ясап, "Известия" хәбәр итә.

Шулай ук хәбәрдә Россия Федерациясе тарафыннан россиялеләр өчен Мисырның өч шәһәрендә аэропортларны ачу даталары карала дип искәртелә. Каирда Россия гражданнарын кабул итүгә барысы да әзер, ә Шарм-эш-Шейх һәм Хургадада 8-9 февраль көннәрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча контроль тикшерүләр үтәчәк. Шуннан соң Мисырның өч шәһәренә чартер һәм даими рейслар тулысынча яңартылачак, дип хәбәр итә Россия Федерациясенең Транспорт министрлыгы.

Каир россиялеләрне кабул итәргә әзерлеген раслады, дип белдергәннәр Министрлыкта. Шуңа карамастан, авиаочышларның төгәл кайчан башланасы әлегә билгеле түгел. Чөнки бу мәсьәлә буенча карар Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кабул ителә.

http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: