Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә аш тозына яңа стандартлар кабул ителгән

Киләсе елдан Россиядә «аш тозы» — «поваренная соль» сатылмаячак.

. Яңа ГОСТ буенча бу атаманы куллану каралмаган. Бу турыда «Руспродсоюзга» сылтама белән «Известия» хәбәр итте.

«Руспродсоюз» Россиядәге тоз җитештерүче эре компанияләрне берләштерә.

Тозга яңа ГОСТ 1 сентябрьдә үз көченә керде.

«Яңа ГОСТ буенча, бик үк конкрет булмаган, төрле тозлар өчен кулланыла торган «аш тозы» — «поваренная» сүзе урынына, дөньядагы барлык илләрдәге кебек үк, Россиядә дә „Соль пищевая“ дип язылачак», — диде «Руспродсоюз» башлыгы Дмитрий Востриков.

«Поваренная» төшенчәсе атаманың мәгънәсен дөрес бирми, дигән Востриков. Яңа төрле тышлыкта «морская», «молотая» яки «экстра» сүзләре язылачак. Бу сүзләр продуктның сыйфатын һәм аны җитештерү ысулын күрсәтә.

Тозга калий йодиды урынына калий йодаты кушачаклар. Бу исә товарның саклану вакытын озынайтырга мөмкинлек бирәчәк.

«Поваренная» дигән тоз 3-5 айдан кибетләрдән югалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев