Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә Декабрь аенда җитештерелгән көнбагыш маена бәяләр артты

Апрельгә кадәр шикәргә - бер килограммы өчен 36 сум, ваклап сатудагы 46 сум, көнбагыш маена - 95 сум һәм 110 сум сакланырга тиеш

Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, декабрьдә чистартылмаган көнбагыш маена бәяләр, ноябрь ае белән чагыштырганда, 11 процентка артты.

Шул ук вакытта җитештерүчеләрнең карабодай ярмасына бәяләре 6,3 процентка кимегән, дип яза РИА Новости.

Тулаем алганда, декабрь аенда азык-төлек продуктлары җитештерүчеләрнең бәяләре узган елның ноябренә карата 1,7 процентка арткан, ә 2019 елның декабре белән чагыштырганда, алар 12,5 процентка арткан.

Хөкүмәт декабрь аенда Россиядә азык - төлеккә бәяләр артуга бәйле чаралар комплексын игълан итте. Россия җитештергән шикәр һәм көнбагыш маена бәяләрне тотрыклыландыру турында килешүләр төзелде. Апрельгә кадәр шикәргә - бер килограммы өчен 36 сум, ваклап сатудагы 46 сум, көнбагыш маена - 95 сум һәм 110 сум сакланырга тиеш. Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X