Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиялеләр Яңа елга нинди бүләк алырга теләмәүләре турында сөйләделәр

Сораштыруда катнашучыларның чиреге иң начары – бүләк булмау, дип белдерде.

Сораштырылучыларның 8% ы кием элементын – эчке кием, оекбаш, свитер, футболка, халат- начар бүләк дип саный. Ирләрнең 13% ы һәм хатын-кызларның 4% ы шулай дип җавап биргән. 

Россия халкының тагын 4% ы Яңа ел төнендә сувенирлар – брелоклар, статуэткалар һәм магнитлар алырга теләми. Респондентларның 3% ы тәм-том, косметика һәм гигиена чаралары иң начар бүләк дип саный. Шул ук вакытта торт, конфет һәм шоколадтан бер генә ир дә баш тартмаган.

Сораштыруда катнашучыларның чиреге иң начары –  бүләк булмау, дип белдерде. Тагын 18% бер генә категориягә сораштыруга эләкмәгән предметларны атады – чәчәкләр, үлчәүгеч, акча, һава шары, кире бүләк ителгән бүләк, йорт хайваны, лотерея билеты, тәмәке тартмаучылар өчен кальян һәм хәтта тере күсе.

Тикшеренүдә катнашучыларның 28% ы начар бүләкләр алмавын таныды. Еш кына мондый җавап вариантын хатын-кызлар сайлаган-35%, ир - атлар 21%. Алар өчен иң мөһиме - бәйрәм кәефе һәм якыннарының игътибары.

Чыганак: Казанферст

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев