Рөстәм космоска очарга җыена
Танылган блогер Эльбрусны буйсындырганнан соң яңа рекордларга тартыла һәм космоска очарга җыена.
Рөстәм Нәбиев 2015 елда Омскида казарма ишелгәндә аякларын югалтты. Ул чагында ул япь-яшь егет иде. Бүген инде ул тауларны буйсындыручы, шулай ук Русиянең Иҗтимагый советы әгъзасы һәм Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы.
Рөстәм Нәбиевнең киләчәккә планнары зурдан. Ул таулардан да биегрәк күтәрелергә җыена: космоска очарга тели. Аның сүзләренчә, космоста беркайчан да инвалид, атап әйткәндә, аяксыз кеше булмаган. Ул моның мөмкин булуына һәм үзенең хыялын тормышка ашыра алачагына ышана.
Фото Рөстәм Нәбиевның телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев