Рөстәм Миңнеханов Чаллы язучыларына машина бирде
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Чаллы язучыларына машина бирде

Нинди машина?

ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле язучы, республиканың Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин сөенече белән уртаклашты. 

«Язучылар берлеге эшләре белән озак еллар үз машинамда йөргәннән соң, җитәкчебез, ТР Дәүләт Советы  Ркаил Зәйдуллага мөрәҗәгать иткән идем. Ул безнең гозерне ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка җиткергән. Шулай итеп без машиналы булдык. ТР Рәисе «Лада Веста» автомобиле бүләк итте. Бу – татар язучыларына игътирам һәм хөрмәт билгесе. ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага да, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка да рәхмәт. Эшләре гөрләп барсын», – диде ул «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


закон машина ТР Рәисе Факил Сафин ТР Язучылар берлеге Ркаил Зәйдулла

Нет комментариев