Рөстәм Миңнеханов Газа секторында зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты
Җаваплы итеп Министрлар Кабинетында социаль блок кураторы Ләйлә Фазлыева билгеләнде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика Хөкүмәтенә Газа секторында зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты.
«Зыян күрүчеләр арасында балалар саны күп булуга татарстанлылар борчылу сәбәпле, республика Рәисе предприятиеләрне, шулай ук Татарстан халкын гуманитар ярдәм җыюда актив катнашырга чакыра», – дип хәбәр итте Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Җаваплы зат итеп Министрлар Кабинетында социаль блок кураторы, вице-премьер Ләйлә Фазлыева билгеләнде.
Республика хөкүмәте хәзер кирәкле товарлар һәм азык-төлек исемлеге, аларны җыю урыны мәсьәләләрен карый. Бу мәгълүмат өстәмә рәвештә җиткереләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 7 октябрьдә ХАМАС ракета һөҗүменнән соң Израиль территориясенә бәреп керде, тыныч халыкны үтерә һәм тоткыннар ала башлады. Израиль хакимияте сугыш халәтенә күчү турында игълан итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев