Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Ижау мәктәбендәге атыштан соң Удмуртия башлыгының кайгысын уртаклашты

Һөҗүм нәтиҗәсендә 13 кеше үлде, шул исәптән җиде бала.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ижауның 88 нче мәктәбендәге фаҗигадән соң, Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Бречаловка кайгы уртаклашу телеграммасын җибәрде.

«Ижау мәктәбендәге фаҗига турындагы хәбәр тетрәндерде. Мәрхәмәтсез һөҗүм аркасында балалар гомере өзелүен аңлау бигрәк тә авыр. Бу зур кайгы татарстанлыларны да битараф калдырмады», — ди ТР Президенты.

«Республика халкы һәм шәхсән үземнең исемнән һәлак булганнарның гаиләләре, туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам. Фаҗигадә зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуларын телибез», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген иртән 88 нче номерлы Ижау мәктәбендә шул уку йортын тәмамлаган укучы ут ачты. Соңыннан үз-үзенә кул салган. Һөҗүм нәтиҗәсендә 13 кеше үлде, шул исәптән җиде бала. Моннан тыш, тагын 14 балигъ булмаган бала һәм җиде олы кеше зыян күргән. Удмуртия Республикасында 29 сентябрьгә кадәр матәм игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига