Рөстәм Миңнеханов: «Раштуа - барчабызны берләштерә торган бәйрәм»
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов: «Раштуа - барчабызны берләштерә торган бәйрәм»

ТР Рәисе Раштуа бәйрәме белән котлады.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәрләрдәге битләрендә православие динен тотучыларны Раштуа бәйрәме белән тәбрик итте.

«Раштуа – күңелләрне җылыта торган, барчабызны берләштерә торган бәйрәм. Барлык православие динендәгеләрне ихлас күңелдән котлыйм!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов MAX мессенджерындагы блогында һәм бәйрәм аурасын күрсәтүче Раштуага багышланган видеоролик урнаштырган.

 


раштуа ТР Раис

Нет комментариев