Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов - Татарстан Республикасы Рәисе

Югары вазифаи затның яңа атамасын куллана башлау турында карар кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында «ТР Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында» закон проекты кабул ителде. Бер утырыш кысаларында документ өч уку процедурасын узды һәм имза кую өчен Президентка җибәрелде.

Профильле комитет рәисе Альберт Хәбибуллин Конституциягә кертелә торган һәр үзгәреш турында сөйләде. Шул исәптән, республиканың югары вазифаи затының атамасы турында үзгәрешләрне дә атады.

Декабрьдә ТР Конституциясенә №109-ЗРТ Татарстан Республика законы белән үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә Татарстанның югары вазифаи заты атамасы «Татарстан Республикасы Рәисе» дип атала башлады. Ул вакытта законда күчеш нигезләмәләре булды. Алар буенча, «Глава-Рәис» атамасы бары тик Татарстан Республикасының яңа сайланган югары вазифаи затына гына кулланылырга тиеш иде.

«Югары вазифаи зат атамасы белән бәйле мәсьәлә буенча өстәмә консультацияләр уздырганнан соң, күчеш чорыннан баш тарту һәм бүген карала торган Татарстан Республикасы законы проекты үз көченә кергәннән соң, югары вазифаи затның яңа атамасын куллана башлау турында карар кабул ителде», - дип хәбәр итте Альберт Хәбибуллин.

Шулай итеп, закон проекты нигезендә, республика җитәкчесе «Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәис)» дип атала башлый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рөстәм миңнеханов