Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Нәбиев өченче тапкыр әти булды

Кызмы, малаймы?

Танылган блогер, паралимпия спортчысы Рөстәм Нәбиев өченче тапкыр әти булды. Бу хакта ул социаль челтәрләрендә хәбәр итте. Шатлыгыннан елаган видеосын да урнаштырды. Тормыш иптәше Индира белән алар ике кыз тәрбиялиләр. Өченче сабыйларының җенесен әлегә әйтмиләр. 

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Нәбиев 10 ел элек Омскта, армия сафларында хезмәт иткәндә, 4 катлы казарма җимерелеп, бетон плитәсе астында кала. Ике клиник үлем кичерә. 7 көн комада ята. Аяксыз кала.

Рөстәм күпләргә үрнәк булырлык кеше. Аңардагы сабырлык, ихтыяр көче, тырышлык! Эверест, Килиманджаро, Эльбрус, Аконкагуа… җир шарының иң биек 6 тавына ике кулы белән менеп, бөтен Россия халкын шаккатырды. 2020 елда аны Россия Гиннес китабына керттеләр. Моннан тыш, ул медицина университеты магистратурасында белем ала. Социаль сораулар буенча белгеч булырга җыена. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев