Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Алинә Заһитованы Олимпиадада алтын медаль алуы белән котлады

Татарстан Президенты спортчыга һәм аның остазы Этери Тутберидзега күтәренке рух һәм яңа уңышлар теләде. (Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пхенчханда 2018 елгы Олимпия уеннарында алтын медаль алган Алинә Заһитованы котлады. Республика лидеры спортчыга һәм аның остазы - фигуралы шуу буеча Россиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзега котлау телеграммасы...

Татарстан Президенты спортчыга һәм аның остазы Этери Тутберидзега күтәренке рух һәм яңа уңышлар теләде. (Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пхенчханда 2018 елгы Олимпия уеннарында алтын медаль алган Алинә Заһитованы котлады. Республика лидеры спортчыга һәм аның остазы - фигуралы шуу буеча Россиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзега котлау телеграммасы юллпаган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. "Хөрмәтле Этери Георгиевна, хөрмәтле Алинә! Ирекле программада Алинәнең чыгышына сокландым һәм чың күңелемнән сезне матур җиңүегез белән котлыйм. Бу уңыш безнең фигурачының Олимпиадада Россиянең беренче"алтыны" булуы белән дә мөһим", - дип билгеләп үткән Миңнеханов. Татарстан Президенты фикеренчә, Алинә Заһитова һәм җыелма командада аның хезмәттәше Евгения Медведева халыкара имиджны һәм Россиянең спорт данын ныгытуга зур өлеш кертеп, Россиянең фигуралы шуу мәктәбенең дөньяда иң көчлесе булуын дәлилләп, абруен расладылар. "Югары максатка ирешү шатлыгыгызны уртаклашам һәм чың күңелемнән күтәренке рух һәм яңа уңышлар телим", - дип тәмамлаган котлавын Рөстәм Миңнеханов. Алинә Заһитова кичә олимпиадада кыска һәм ирекле программа өчен 239,57 балл алып, алтын медальгә лаек булды. Евгения Медведева 238,26 балл белән "көмеш"ле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев