Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов беренче өчлектә

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка 2016 ел нәтиҗәләренә карап төзелгән төбәк башлыклары рейтингында өченче урын бирелгән. "Рейтинг" үзәге төзегән исемлектә беренче урында Мәскәү мэры Сергей Собянин, икенчедә - Төбән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев. Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовка унынчы урын бирелгән. Сәясәтче, "ЖКХ Контроль" оешмасының башкарма җитәкчесе Светлана Разворотнева сүзләренә караганда, Русиядә...

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка 2016 ел нәтиҗәләренә карап төзелгән төбәк башлыклары рейтингында өченче урын бирелгән.

"Рейтинг" үзәге төзегән исемлектә беренче урында Мәскәү мэры Сергей Собянин, икенчедә - Төбән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев.

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовка унынчы урын бирелгән.

Сәясәтче, "ЖКХ Контроль" оешмасының башкарма җитәкчесе Светлана Разворотнева сүзләренә караганда, Русиядә гадәттәгечә кайбер төбәкләр уңышлы эшләп килә. "Бер яктан, аларда бернинди дә кризис селкетә алмый торган ныклы табыш нигезе бар. Икенче яктан - аларда җитәкчелек вертикале. Бу - Мәскәү, Татарстан һәм Башкортстан кебек төбәкләр. Мондый төбәкләрдә җитәкчегә уңышлы булмау авыр. Систем бөтен дәрәҗәдә дә сәгать кебек эшли һәм куелган мәсьәләләрне җиңел генә чишә. Федераль үзәк нинди генә карар кабул итсә дә, әлеге төбәкләрдә ул бик яхшы башкарылачак", дип саный Разворотнева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев